Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яңа Әлем балалар бакчасы мөдире ашханәне төзекләндерүгә ярдәм иткән җитәкчеләргә рәхмәт белдерде

Бакчабызнын ашханәсендә капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнде.

             Бакчабыз  коллективы, ата-аналары исеменнән  Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Рафак улы Зариповка,   район Башкарма комитет житәкчесе Рөстәм Алмаз улы Ильясовка, район Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Руслан Илүс улы Гариповка, ЖЧЖ "Строймус" генераль директоры Рәсим Риф улы  Шириевка, район мәгариф идарәсе житәкчесе Раниза Митҗан кызы Шакировага, мәктәпкәчә белем бирү методисты Лилия Фәрит кызы Хисматуллинага, капиталь төзекләндерү буенча төп белгеч Гузәл Зиннур кызына, ашханәбезне Яңа җиһазлар белән тулыландырган даими иганәчебез "Башак" ҖЧҖ  директоры Илүс Илдус улы Ярмиевка чиксез рәхмәтләремне житкерәм.

Илебезгә тынычлык, хезмәтегездә яңа үрләр, зур уңышлар, сәламәтлек теләп калам. Киләчәгегез тоташ бәхетләргә уралсын, күңелегез кояшы сүнмәсен, гаиләләрегез жылысы сүрелмәсен, туар таңнарыгыз һәрчак якты булсын!

 

Сезгэ зур хөрмәт һәм ихтирам белән Яңа Әлем балалар бакчасы мөдире Гузәл Рифәк кызы Сәрвәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев