Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яңа Әлем мәктәбе укучылары «Талантлар университеты»нда сәләтләрен һәм белемнәрен арттыра

Яңа Әлем мәктәбендә ачылган «Үсеш ноктасы» үзәге һәм «Талантлар университеты» арасында үзара эшчәнлек алып бару буенча килешү төзелгән иде.

            Декабрь башында мәктәп директоры Илназ Шәрипов  белән "Талантлар университеты"ның проектлар иҗат итү лабораториясе координаторы Рөстәм Айрат улы эшчәнлекне арттыру буенча күрешеп сөйләштеләр.

              Бүген исә 7-9 сыйныф укучылары "Талантлар университеты"ның төп юнәлешләре, укуда һәм укудан тыш вакытта кулланып була торган чаралары, төрле бәйгеләр турында видеоочрашуда таныштылар.

Лидерлык сыйфатларын, сәләтләрен үстерәсе килгән, проект эшчәнлеге белән шөгыльләнергә һәм фәннәр буенча белемнәрен арттырырга теләгән укучылар өчен бу менә дигән мөмкинлек!

Бу хакта безгә Яңа Әлем мәктәбе директоры Илназ Шәрипов хәбәр итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев