Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яхшы укып, актив булсаң – тантанада данланасың...(+безнең фоторепортаж)

Олимпиадаларда бик күп укучылары җиңгән гуманитар гимназия Гран-прига ия булды.

Районның иң алдынгы укучылары, олимпиада призёрларын һәр уку елы ахырында матур итеп зурлау, аларга Рәхмәт хатлары тапшыру, акчалата премия белән үсендереп җибәрү — күңелле традиция Актанышыбызда. Актаныш районының Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда бүген иң-иңнәрне билгеләп үтү тантанасы гөрләп узды. Хөрмәтләү тантанасында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова тәбрикләделәр һәм бүләкләделәр. Тантананы Чулпан Шәрипова һәм Илназ Хөҗҗәтов алып бардылар.

«Хисләребез ташып тора. Мондый хөрмәтләү бәйрәме оештырганнары өчен зур рәхмәт», — ди районыбызның иң актив, алдынгы, тырыш укучылары.

Тырышлык уңышка китерә. Актаныш районының «Ел укучысы» исеменә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 11 сыйныф укучысы Динара Камиҗанова лаек булды. 
Ул үз чыгышында туган ягына, укытучыларына чиксез рәхмәтлеген белдерде.

Олимпиадаларда бик күп укучылары җиңгән гуманитар гимназия Гран-прига ия булды. Урта мәктәпләр арасына 1нче урынга Актанышның 2нче санлы һәм 2нче урынга беренче мәктәпләре лаек дип табылса, 3нче урында Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты чыкты. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында беренчелекне Мари-Суыксу, 2 урынны — Байсар белем учаклары биләде. Ә менә 3нче урынга исә Чуракай һәм Аккүз мәктәпләре лаек булдылар.

Мәктәп коллективлары директорларына дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев