Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район укучылары «Тирә - яктагы дөнья» ( «Мир вокруг нас») регионара фәнни- гамәли конференциядә җиңде

2023 нче елда игълан ителгән «Укытучы һәм Остаз елы» унаеннан Чаллы дәүләт педагогия университетының тарих һәм география факультетында 22 нче апрель көнне мәктәп укучылары өчен «Тирә - яктагы дөнья» ( «Мир вокруг нас») регионара фәнни- гамәли конференциясе үтте.

           Регионара фәнни- гамәли конференциядә  сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 7 а сыйныфы укучысы Вәлиева Алинә "Экология һәм тормыш иминлеге"  бүлеге  эшчәнлегендә  6-7 сыйныф укучылары арасында   үзенең фәнни эше белән җиңүче дип танылды.

Актанышның беренче санлы мәктәбеннән 7 т сыйныф укучысы Шакиров Әмир та конференция эшендә катнашып уңышлы чыгыш ясап кайтты.  

           Әлеге укучыларның остазы- Вәлиева Алсу Риф кызы. Алинәне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә зур унышлар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев