Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Районыбыз укучылары һәм мөгаллимнәр «Цветаевские костры» регионара укуларында зур уңышларга иреште

29 октябрь көнне Казан шәһәренең «Аерым фәннәрне тирән үзләштерүче 85 номерлы мәктәбе» базасында «Цветаевские костры» регионара укулар булып узды.

                Конференция үткәрелә башлавының 10 еллык юбилей булуы, чарага илебезнең 5 төбәгеннән Татарстан республикасы,  Башкортостан республикасы, Мәскәү, Түбән Новгород, Пермь өлкәләреннән катнашучылар булуы искәртелде. Шулай ук КФУда белем алучы Индия, Индонезия, Кытай, Пакистан, Сирия һ.б. студентлары рус телендә һәм үз телләренең тәрҗемәләрендә Марина Цветаева шигырьләрен башкарып, конкурсантларны тәбрикләделәр.

                Безнең районыбыздан да катнашучылар булып, алар үз телебездә- татар телендә чыгыш ясап, жюри тарафыннан эшләре югары бәяләнде. Байсар мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салахов Рамил Җәмигънур улы 1 урын, Иске Кормаш мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Газизова Диләфрүз Мирхатовна 3 урын, Чуракай мәктәбенең 6 класс укучысы Салахова Таңсылу 2 урынны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев