Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

1 июльдән нинди үзгәрешләр көтелә?

Район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров соңгы хәбәрләр белән таныштырды.

– Июль аенда көтелгән иң зур яңалык: 16 яшькә кадәрге балаларга кабат 10ар мең сум акча биреләчәк. Моның өчен безнең пенсия фондына килеп яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза язасы юк, чөнки алар инде алдан 5 мең сум һәм 10 мең сум алыр өчен язганнар иде инде. Безнең базада калган шул исәп счетлары аша түләнәчәк.

Әле һаман да җитешмәгән әниләр бар, алар дәүләттән бирелгән 5 мең һәм 10 мең сум акчаны алу өчен гариза язарга тиешләр. Шуның нигезендә июльдә түләнәчәк акча да биреләчәк.

– Тәрбиягә алынган бала караучылар пенсиягә индексация ник ясалмый дип кызыксына?

– Ятим калган, опекада яки уллыкка-кызлыкка алынган балаларны тәрбияләүчеләргә кагылышлы яңалыклар да бар. Пенсионер опекуннарны индексация мәсьәләсе һәрдаим борчый иде. Россия Президенты фәрманы белән әлеге мәсьәләгә дә чишелеш кертелде. Аларга бала карау эш булып хисаплана, шунлыктан индексация ясалмый иде, каршылыкның бу өлеше төшеп калды. Опека гаиләләре пенсияләренә дә 1 июльдән индексация ясалачак. Июль аеннан пенсияләре артып киләчәк. Бер нечкәлеген онытмаска кирәк: опекуннан тыш, бүтән җирдә дә хезмәт куя икән, ул очракта инде индексация ясалмый.

– Җәйге чорда вакытлыча эшкә урнашучы укучылар өлкәннәрне караудан туктатыламы?

– Коронавирус вазгыяте булуга карамастан, ямьле җәй көнендә балалар ял итә. Шул ук вакытта эшкә урнашырга теләүчеләре дә шактый. Өлкән сыйныф укучыларының, студентларның күпчелеге өлкәннәрне караучы сыйфатында пенсия фондында исәптә тора. Төп шарты: алар эшләмәскә тиеш. Ләкин җәйге чорда вакытлыча эшкә урнашырга телиләр, бу мөмкин хәл. Бала вакытлыча эшкә урнашканда, пенсия фонды белгечләренә хәбәр итәргә тиешләр. 1200 сумлык түләү вакытлыча туктатылып торачак. Чөнки хезмәт хакы ала икән, ул караган өлкән кешегә түләнгән 1200 сумлык акча кабат юллап алына.

– Караучы табалмыйча, 1200 сум акча алмаучылар да бармы районда?

– Гыйнвар аенда ачыкланганча, 80 яше тулган һәм 1 нче төркем инвалид 650гә якын кеше шушы хезмәттән файдаланмый. Пенсияләренә өстәмә 1200 сум алуны рәсмиләштермәүчеләр. Без һәрберсенең өйләренә хат юлладык. Шуңа карамастан, 400дән артыгы һаман әлеге мәсьәлә буенча пенсия фондына килмәде. Төп сәбәпне караучы кеше таба алмыйбыз, диләр. Хәзер инде бу сорауда опека һәм попечительлек бүлеге дә, социаль яклау бүлеге дә ярдәм итәчәк. Бер кешегә 3 өлкән кешене карау рөхсәт ителде. Караучы булып теркәлгән бөтен кешегә дә 3әр кеше беркетелмәгән, аларны башка кешеләрне караучылар арасыннан да  эзләп табарга буладыр.

– Кызыксындыру чарасы бармы соң?

–  Фәкать эшләмәүче, яки укучы кеше исеменә рәсмиләштерелә торган хезмәт бу, ул караучы итеп билгеләнә, ә өлкән кешенең пенсиясенә ай саен 1200 сум өстәлә. Караучы өчен кызыксындыру чарасы шундый: 80 яшен тутырган яки 1 төркем инвалидны карый икән, аның стажына керә. Пенсия баллары хисаплана, бу – аларга зур файда.

– Үзмәшгульлектә теркәлгән кеше бу исемлектән төшеп каламы?

– Юк, төшеп калмый. Үзмәшгульләрдән дә мондый сораулар еш кереп тора. Без өлкәннәрне караучы булып торабыз, бурычлар килеп чыкмыймы, диләр. Үзмәшгульлектә теркәлгән кешегә бернинди дә каршылык юк. Чөнки алар пенсия фондына акча күчермиләр. Өлкәннәрне, инвалидларны карауга алына алалар.

– Телефоннарны тагын бер искә төшерегез әле!

– Өй, эш телефоныннан – 074, кәрәзле телефоннан 8-85552-074-11 номерына шалтыратып белешергә мөмкин. Безгә алдан язылып килергә кирәк. Коронавирус вазгыяте бетмәде, өлкәннәребез өйдә утырса яхшырак, бик тә кирәкле сорау килеп чыкмаса, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев