Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

28 сентябрь 1918 ел - тарих үзгәрмәгән көн

Белгән булсам, мин ике уйламас идем...

undefined

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында кешелек тарихын үзгәртеп, миллионлаган кеше гомерен саклап кала алырлык вакыйга була.

1918 елның 28 сентябрендә Франциядә, Маркуэн авылы янында барган озын канкойгыч бәрелештән соң, яраланган инглиз солдаты Генри Тэнди, яшерен урын табып ярасын бәйләргә утыра.

Бераздан ул, үзеннән ерак түгел, яшеренеп кенә, качып барган немец солдатын күреп ала. Генри аңа атмакчы була, әмма немецның яраланганын күреп, кызгана һәм үз ниятеннән кире кайта. Немец капралы да аны күрә. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, инглиз солдатына рәхмәт әйтеп баш ия һәм ашыгып күздән югала. Бу солдат - Адольф Гитлер була.

Соңрак, 1940 елда Генри Тэнди: “Белгән булсам, мин ике уйламас идем...” дип әйткән икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев