Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

90 яшен каршы алды

Яңа Әлем  авылында яшәүче Касыйм абый Мансуров  бүген үзенең 90 яшен каршы алды.

Яңа Әлем  авылында яшәүче Касыйм абый Мансуров  бүген үзенең 90 яшен каршы алды. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова килгән иде. Ул Касыйм абыйга РФ Президенты В.В. Путинның котлавын һәм район башлыгының күчтәнәч кабын тапшырды.
Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән, яшьлеге сугыштан соңгы авыр елларда узган Касыйм абый гомер буе иң авыр тармак – терлекчелектә хезмәт куя. Алар тормыш иптәше Гөлнәмия апа белән биш балага гомер биреп, аларны олы тормыш юлына чыгарганнар. Яшәү дәверендә ике улын югалту ачысын да татырга туры килгән аңа. Монан 18 ел элек гомер иткән карчыгы да бакыйлыкка күчкән. Шулай булса да, яшәүгә дәртен, тормышка ышанычын югалтмаган ул. Калган балалары үзен хөрмәт итәләр, кадерләп яшиләр. Касыйм абыйны юбилее белән “Башак”  хуҗалыгы җитәкчесе Хәлил Хуҗин, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Тәхия апа Усмановалар да килгән иде. Алар юбилярга изге теләкләрен һәм бүләкләрен тапшырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев