Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШ БАЗАРЫНДА: Кипкән шомырт, башкорт балы, сыла, ачы борыч - барысы да табигать һәм бакча нигъмәте

Актаныш базарында шәхси хуҗалыкта үстерелгән товарлар сатыла башлауга дистә елдан артып бара. Райондашларыбыз бу алып-сату урынын үз итте. Бүгенге яңгырлы көндә дә кеше өзелми биредән.

      Беренче булып базарның бу рәтенә керүчеләрне Резеда Макарова каршы ала.

Резеда апа озак еллар Кама Аланында яшәгән, лаеклы ялга чыккач Актанышка кайткан, тумышы белән ул Башкортстаннан.

Аның сату өстәлендә нәрсә генә юк-барысы да бакча һәм табигать нигъмәтләре. 


-    2 аш кашыгы бакча анисы салынган кечкенә кап 20 сум тора. Укропны бакчага утыртырга орлыкка алалалар,- дип бәяләр белән таныштыра Резеда апа. 


               Кечкенә савытларга тутырылган балның бер төрлесен Яңа Кормаштан, икенчесен Кыркаентүбәдән китергәннәр. Юкә һәм чәчәктән җыелган нектар 300, ә чәчәк балы 250 сум икән.

        Резеда апа “Кеше сатып бир әле, дип сорагач, юк димим, куям. Бәләкәй савыттагыларын әбиләр яратып ала",-ди.

 

        Киптерелгән гөлҗимешне быелгы уңыш дип ышандырды сатучы. 

       Киптерелгән шомыртның стаканы 80 сум. Боярышник-камырлык җимешен дә җыеп китергәннәр.

            Помидордан ясалган “огонек” салатының ярты литры 100 сум, “хрен” да  шул бәядә. Сарымсакның килограммы 250 сум.Кызыл суган-80, сарымсак синчегенең стаканы 100 сум.

               Яшелчәләр янында гына кайнатмалар тезелеп киткән. Яңа өлгергән балан, нарат күркәсе кайнатмасы янында персик, карлыганныкы да бар. 

 


-    Базарга кеше күп килсә, сату да бара. Кайвакыт 500 сумлык сатам, арткан чаклары да була. Өйдә ятканчы файда бит, пенсия акчасы яшәргә бик аз шул,- ди Резеда апа.


       

 

  Резеда апаның помидоры да, сливасы да бар. Берничә керән тамыры җыелмасы 130-150 сум тора. 

 

             

 

  Резеда апа янәшәсендәге Римфа Мингазова да сату эшен көйләп җибәргән. Римфа апа башкорт балын тәкъдим итә. Яңа Кормашныкы да бар, безнең бал 50 сумга очсызрак.

 

Прополис эзләүчеләр, туп-туры Римфа апага килегез, уртачарак прополис шарчыгы 50 сум. Зурраклары 100.

- Бакчадагы алманы, сливаны чиләк белән алып чыктым. Слива 200, алма 150 сум. Алсалар куанам инде. Керән тамырын үстерә алмаучылар да күп, аны бик алалар. Ачы борычның берсе 15-20 сум, -ди апа.

 

Базарга товарларны алып чыкканчы җыярга, эшкәртергә кирәк. "Кайчак төнге берләргә кадәр утырам. Базарда көндезге бергә, икегә кадәр торабыз. Үзем фатирда яшим, бакчам дачалар участогында. Бер кыенлыгын күрмим. Эшләгәч, рәхәт кенә",-дип сату эшенең үзенә кыенлык китермәвен, ә шатлык кына булуын әйтте Римфа Мингазова. 

 

            Римфа ханымның гөлҗимешләре әле генә Идел буеннан җыелган. Стаканын 50 сумнан сата. Актаныш яклары, Идел буе табигате искиткеч бай бит. Мәтрүшкә, юкә чәчәге, бөтнек, клевер, ромашка- Римфа апа барысын җыя, киптерә, хәзер кечкенә- зур пакетларга салып куйган, бәясе 50 һәм 100 сум. 

 

-    Иван-чәем дә бар. Аның яфракларын җыям да, банкага тутырып бурсытам. 3 көн тоткач уып, ваклап киптерәм. Шул чәй булып өлгерә,- дип чәй ясау рецепты белән уртаклашты сатучы. 

         

 Базарчылар арасында балык сатучылар да бар: корбан, сыла балыкларының килограммы 200 сум тирәсе, дип хаклары белән таныштырды исемнәрен әйтергә теләмәгән апалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев