Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш асыл улын- Бөек Ватан сугышы ветеранын югалтты: Тимер Фәрдиев вафат

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Тимер Фәрдиев вафат булды. Журналистларга һәрчак ачык, соңгы көненәчә аек һәм зирәк акыллы, яшәешкә, тормышка мәхәббәтле ветеранны югалттык. Якыннарының, балалары, оныкларының тирән кайгысын уртаклашабыз.

             Тимер Фәрди улы 1925 елда Зөбәер авылында туа. Мәктәп елларыннан ук актив комсомол соңгы көненәчә бу сыйфатын югалтмады. 
            18 яше тулу белән Бөек Ватан сугышына китә. Дәһшәтле еллар турында озаклап сөйләргә яратмый иде ул. Аның сүзсезлеге сугыш дигән афәтнең кинодагыча булмавын аңлата иде. Батыр райондашыбыз Ватан сугышы ордены, бик күп медальләр иясе. 

           Тыныч вакытта Тимер Фәрдиев озак еллар партия райкомында эшли,  төзү-монтаж идарәсендә, районның газ оешмасында җитәкче вазыйфалар башкара.
          Лаеклы ялга чыккач ветераннар Советының актив әгъзасы булды. Районның иҗтимагый-сәяси тормышы белән кызыксынып торды. Ветеранның йортыннан мәктәп укучылары, яшьләр өзелмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев