Актанышта бүген референдум үтә
24 ноябрь көнне Актаныш авыл җирлегендә үзара салым кертеме буенча референдум үтә.
Район мәдәният йортында, “Яшьлек” мәдәни үзәгендә, технология техникумында, балалар иҗат үзәгендә, аскы Актаныштагы ветераннар йортында, “Иман” спорт комплексында, гимназия-интернат бинасында урнашкан сайлау участокларының һәммәсе дә иртәнге 7 сәгатьтә үз эшен башлап җибәрде. Шушы вакытта инде иң беренче булып килүче гражданнар, кулларына бюллетень алып, тавыш бирүдә катнашты.
– Сайлаучылар исемлеге буенча барысы 7354 граждан референдумда катнашырга тиеш. Җирлектә 7 сайлау участогы бар. Һәрберсе референдумны үткәрергә тулы әзерлек белән килде. Узган ел Актанышта үзара салым акчасына башкарылган эшләр мәгълүмат чаралары аша аңлатылды. 2020 ел өчен мәг
ълүмат стендлары ясап эленде. Халыкның тәкъдимнәре әле дә кабул ителә, – диде район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова.
Һәрбер сайлау участогында да фикерләр, тәкъдимнәр язып калдыру мөмкинлеге дә тудырылган. Актаныш авыл җирлегендә теркәлгән, Бөек Ватан сугышында һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан гражданнардан, 1 һәм 2 нче төркем инвалидлардан, көндезге бүлектә укучы студентлардан кала 18 яше тулган һәр кешедән 500 сум максатчан җыем туплау турындагы тәкъдимгә “әйе” яки “юк дип җавап бирергә кирәк.
Халыктан җыелачак үзара салым акчасына һәм шуңа дүртләтә өстәп бирелгән дәүләт финанс ярдәменә таянып, 2020 елда да Актаныш авыл җирлегендә юллар, тротуарлар, баскычлар, автомашина кую урыннары төзү, төзекләндерү, су белән тәэмин итү, урам утларын яктырту, гомумән җирлекне матурлау, яшәү шартларын яхшырту кебек эшләр дәвам итәр дип көтелә. Шул ук вакытта зиратларны карап, тәртиптә тоту да беренче планда кала.
– Үзара салымнан җыелачак акчаның тотылышы халыктан кергән тәкъдимнәр нигезендә бүленәчәк. Халыкның, дөрес аңлап, иртәдән үк тавыш бирергә килүенә рәхмәт, – диде Актаныш башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев