Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АВЫЛЛАРДАН КИЛӘ ЗАРЛАР-2: Урамнарда утлар сүнгән – ничекләр яндырырга?

Кичен яңгырлы  һава шартларында урамнардагы караңгылыкка  болай да ияләшеп булмаган чорда,  урам утлары да ярдәмгә килмәсә, нәрсә була соң инде ул?

Татар Суыксуы авыл җирлегендә берничә атна баганаларда ут янмавыннан зарланып, укучыларыбыз  мөрәҗәгать итте. Кичен яңгырлы  һава шартларында урамнардагы караңгылыкка  болай да ияләшеп булмаган чорда,  урам утлары да ярдәмгә килмәсә, нәрсә була соң инде ул? Багана башларындагы утлар бит, мәгълум булганча, тәүлекнең нәкъ менә караңгы вакытында янарга тиеш. Авыл халкы ник утсыз калган? Шушы сорауга ачыклык кертү максатыннан,  Татар Суыксуы  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Гүзәлия ханым Хамматуллина белән элемтәгә чыктым. 

Гүзәлия Гыйлмегали кызы, чыннан да,   ике урамда утларның янмавын раслады. Бер генә лампочка янып чыккан булса, билгеле, аны алыштыру әллә ни вакыт алмас иде. Әмма авылда Ленин урамын яктырткан  тулы бер линиянең  төзексез булуы ачыкланган. Өстәвенә, әлеге линия параллель рәвештә Б.Дәүләтов урамына да тоташтырылган. Соңгы көннәрдә бу урамда да багана утлары янмый башлаган. 

Сүз уңаеннан, Татар Суыксуы да, Репсублика программасы кысаларында, урамнарга энергия саклаучы диодлы лампалар куелган җирлекләр исәбендә. Урам утлары лампочкаларын энергия саклаучы лампочкаларга алыштыру электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә. 

-    Проблеманы чишү өстендә эш алып барабыз. Электриклар да чакыртылды, әмма утларны яндыруга ирешә алмадык әлегә. Кызганычка каршы, моның белән махсус шөгыльләнә торган подрядчы оешма юк. Шуңа күрә проблеманы үз көчебез белән хәл итәргә мәҗбүрбез - дип, ситуациягә ачыклык кертте авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гүзәлия Хамматуллина. Ул бүген дә шушы мәсьәлә буенча йөрүен искәртте, әмма  урам утларының кайчан яначагын төгәл генә  әйтә алмады. 

Утсыз калган урамнарның көйсезлеген шунда яшәүчеләр генә беләдер инде. Без дә, якты урамнардан йөргән хәлдә, моны тулысынча аңлый да, аңлата да алмыйбыз. Әмма линия тиз арада төзекләндерелеп, җирлек урамнары төнге сәгатьләрдә дә балкып торыр дигән өметтә калабыз! 
 

фото иллюстрация рәвешендә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев