Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

РӘСМИ ХӘБӘР: Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов үз теләге белән вазифасыннан китте

2009 елның 16 октябреннән Татар Суыксуы авыл җирлеген җитәкләгән Харисов Рәсүл Газиз улы  агымдагы елның 18 маенда рәсми төстә  үз теләге белән вәкаләтләрен туктатуы хакында белдерде. 

Устав нигезендә, җирлек башлыгын  вәкаләтләреннән азат итүне  һәм яңа җитәкче сайлауны  җирлек Советы депутатлары хәл итә.  Шул рәвешле, Рәсүл Газиз улының вакытыннан алда вазифасыннан китү гаризасы депутатларның тулы составында каралды. Киңәшмә эшендә район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова катнашты. 


Рәйхан Флүс кызы ун елга якын Татар Суыксуы авыл җирлеге белән идарә иткән Рәсүл Харисовның  дәүләт эшендә зур тәҗрибәгә ия булуын,   муниципаль берәмлекләр, җирле үзидарә мәсьәләләре белән яхшы таныш икәнен билгеләп үтте. 


 Озак еллар халык белән аңлашып эшләп, җирлек  тормышын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән тәҗрибәле җитәкчегә намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен җирлек депутатларының  Рәхмәт хаты тапшырылды. 


Коллегалары, иңне-иңгә куеп эшләгән депутатлар тарафыннан  Рәсүл Газиз улының башкарган эшләренә рәхмәт, аның адресына бары тик  җылы фикерләр генә әйтелде. Чыннан да, ул хакимлек иткән чорда Татар Суыксуы авыл җирлегендә бик күп  уңай үзгәрешләр булды,халыкның яшәешен яхшыртуга аның үзеннән керткән өлеше әйтеп бетергесез: авылларда иман йортлары сафка басты, җирлеккә асфальт юл керде, Яңа Кормаш авылында сусызлык проблемасы хәл ителде,  Татар Суыксуы авылында да бу юнәлештә күләмле эшләр башкарылды, урамнар яктыртыла башлады, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эзлекле эш башланды. 


Җыелышта Рәсүл Харисов  үзе дә сүз алып,  хезмәтен югары бәяләгән район җитәкчелегенә, депутатлар составына рәхмәтен белдерде.


Татар Суыксуы  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Гүзәлия Гыйлмегали кызы Хамматуллина билгеләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев