Бала – төп пассажир!
ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре профилактик чара үткәрделәр.
Мәктәптә язгы каникуллар вакытында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Актаныш районы буенча профилактика җитәкчесе Л. М. Фазлиева, Актаныш районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре «Бала – төп пассажир!» исеме астында профилактик чара үткәрделәр.
Ярты сәгать эчендә 10нан артык автомобилист туктатылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга «Имин балачак юлы» Бөтенроссия газетасын, яктылык кайтаручы элементлар, алардан файдалану буенча белешмәлекләрне тапшырдылар, шулай ук ата-аналарга автомобильдәге куркынычсызлык кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тапшырылды.
Чарада катнашучылар барысы да Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев