Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Балалар өчен уен бүлмәсе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар линия” телефонына дулкынлануы тавышына чыккан бер яшь ана шалтыратты.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар линия” телефонына дулкынлануы тавышына чыккан бер яшь ана шалтыратты. Баксаң, ул сабые белән уен бүлмәсендә булган икән. 10-15 бала уйный, каручылары юк, эчәргә су юк, дип тезеп китте ханым. Хезмәт күрсәтү бәясе тиен-миен түгел, ә шартлары – ташка үлчим дәрәҗәсендә генә. Балалар өчен уен бүлмәләренә куела торган таләпләр турында сөйләп үтмәссезме икән? Әлбәттә инде, бу хезмәт күрсәтү мине канәгатьләндермәде. Нәрсә эшләргә икәнен дә белмим...

Ханымның моң-зарын игътибар белән тыңлаганнан соң эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәрендә балалар уен бүлмәсе хезмәткәрләре белән очрашып, сабыйларны бирегә кабул итү таләпләре һәм баланы тоту кагыйдәләре белән танышты.

Балалар уен бүлмәсенең эш вакыты сәүдә комплексының (үзәк) эш сәгатьләре буенча - 9.00дән 21.00 сәгатькәчә билгеләнә.

Уен бүлмәсенә 3 яше тулган сабыйлар гына кабул ителә. Ә инде өч яше тулмаган нәниләр уен бүлмәсендә фәкать әти-әниләре (законлы вәкилләре) белән генә вакыт уздырырга тиеш.

Баланы уен бүлмәсендә калдыру өчен әтисе яки әнисе (законлы вәкиле) паспортын күрсәтергә тиеш.

Әтисе яки әнисеннән (законлы вәкиле) анкета тутырту баланы уен бүлмәсендә калдыруның мәҗбүри шарты булып тора. Анкетада баланың уен бүлмәсенә керү вакыты һәм сабыйның, шулай ук әти-әнисенең (законлы вәкилләре) фамилиясе, исеме, атасының исеме, баланың яше, әти-әнисенең (законлы вәкилләре) паспорт мәгълүматлары һәм мобиль телефоны номерлары, баланың аллергиядән, хроник авырулардан интегү-интекмәве, башка медицина чикләүләренең булу-булмавы һәм бала турында кирәкле башка мәгълүматлар күрсәтелә. Анкетага номер сугыла.

Нарасыен уен бүлмәсендә калдырган ата-аналар, кирәк булган очракта микрофон аша чакыртып алу өчен, сәүдә комплексы территориясеннән чыгып китмәскә тиеш.

Уен бүлмәсендә калдырылган балалар саны бүлмә мәйданына бәйле (160 м2 мәйданда бер үк вакытта 3тән 12 яшькә кадәрге 40 бала уйнарга мөмкин).

Уен бүлмәсендә педагоглар санына килгәндә, 1 педагогка – 4-5 бала.

Ата-ана баласының өске киемен, аяк киемен, алка, чылбыр кебек кыйммәтле әйберләрен салдырырга тиеш. Ата-аналар балаларының кыйммәтле әйберләрен (шул исәптән кыйммәтле уенчыкларын) махсус тартмага урнаштыра.

Балаларны, уен бүлмәсеннән чыккач кына, ата-аналары ашата. Уен бүлмәсендә калдырылган сабыйның үзеннән-үзе ябыша торган бейджигы яки номерлы беләзеге була.

Администрация, кирәк булган очракта, башта әти-әнисе (законлы вәкилләре) белән мобиль телефон аша элемтәгә кереп, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүгә яки ашыгыч медицина ярдәме чакыртуга бурычлы.

Уен бүлмәсе тирәсендәрәк кенә бәдрәф күздә тотылган булырга тиеш. Уен бүлмәсендәге 7-8 яшькә кадәрге балалар бәдрәфкә махсус хезмәткәр озатуында гына йөри. Уен бүлмәсе ишеге төбендә сулы кулер (җылысы бүлмә температурасыныкы кебек булган) яки кирәкле санда берничә шешә газсыз су һәм бер тапкыр кулланыла торган стаканнар булдырылырга тиеш.

Уен бүлмәләрендә педагогларның, психолог, шулай ук медицина хезмәткәренең эшләве зарури.

Сыйфатсыз хезмәт күрсәтүгә юлыккан очракта, таләпләр кую өчен, претензия хатын тутырырга кирәк. Аны ике нөсхәдә тутырырга киңәш итәбез. Үзегездә кала торган икенче нөсхәсендә претензия хатын кабул итеп алган эш башкаручы вәкиле хатны кабул итү турында язып куярга һәм датасын күрсәтергә тиеш. Вәкил претензия хатын кабул итүдән баш тартса, бу хатны почта аша җибәрергә (тапшыру турында уведомление белән) киңәш итәбез. Претензия язып тапшыруның беренче этабында сезне борчыган мәсьәлә хәл ителмәгән очракта, мәнфәгатьләрегезне яклау максатында, үзегезнең яшәү урыны яки килешүне төзү яисә үтәү урыны буенча дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев