Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап

Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее кысаларында февральае - хәрби-патриотик айлыкның чаралар планы эшләнде.

Актаныш районының Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә бүгенге көндә 30 бала укый. Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее кысаларында  февральае - хәрби-патриотик айлыкның чаралар планы эшләнде. Авылыбызның тыл ветераннарын барлап, аларның өйләрендә булып, хәлләрен белеп, мәктәп укучылары көче белән сәхнә чыгышлары күрсәтеп, өлкәннәребезне сөендерү - чараның бер планы.

    “Элек, безнең балачакта агитбригада чыгышлары бар иде,- дип сөйли мәктәп директоры Салахов Рамил Җәмигънур улы.- Безне, урамда уйнап йөргән бала-чаганы җыеп, сайлау алдыннан концерт номерлары ясарга алып баралар иде. Өлкән әбиләр, бабайлар урамдагы өелеп яткан такта-бүрәнә  өстенә утырып, халык җыелып беткәнче,безнең чыгышларны, елмаеп, рәхәтләнеп, алкышларга күмеп карый иделәр. Болар истә калганнар. Ә ник әле өйләреннән чыга да алмаган ветераннарның үзләре янына барып, аларны матур-матур чыгышлар белән сөендермәскә, дип уйладык. Чөнки укучыларыбыз арасында район, республика дәрәҗәсендә генә түгел, хәтта халыкара конкурсларда чыгыш ясап, җиңү яулаган укучыларыбыз бар”.

  Бүгенге көндә Актаныш районында 12 сугыш ветераны бар. Чуракай җирлегендә соңгы ветераныбызны 2018 нче елда бакыйлыкка озаттык. Авылыбызда 22 тыл ветераны яши. Алары да инде бик өлкән- 80 нең аргы ягында. Мондый чаралар икекырлы бит. Бердән, өйләреннән дә чыга алмаган, урын өстендә яткан өлкәннәребезнең күңелләрендә шатлык нуры, сөенеч тудырсак, икенчедән, балаларыбызда өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү,  патриотик тәрбия бирү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев