Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева Президентның котлау открыткасын тапшырды.
Әлеге бәхетле әти-әни Актанышбаш авылында яшәүче Айсылу һәм Илдар Сәлимгәрәевләр. Яңа елның беренче сәгатьләрендә дөньяга килгән кызларына алар Илина дип исем кушкан. Илина - Сәлимгәрәевләрнең көтеп алган беренче сабыйлары. Аларның шатлыкларын уртаклашып, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, район үзәк хастаханәсеннән истәлек бүләкләре тапшырылды. Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева Президентның котлау открыткасын тапшырды. Әлеге гаиләгә сабыйларын сау-сәламәт итеп үстерүләрен телибез.
Нет комментариев