Батырларның исемнәре һәм кылган гамәлләре киләчәк буыннар хәтерендә сакланырга тиеш.
Махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Талипов Илнар Рәшит улының якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан хәтер тактасы куелды. Әлеге чарада район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты.
Чарада чыгыш ясап, район башлыгы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган егетләрне онытырга хакыбыз юклыгын ассызыклады. Аларның батырлыгын хөрмәтләп искә алу, исемнәрен мәңгеләштерү һәм истәлекләрен киләчәк буыннарга җиткерү — һәрберебезнең уртак бурычы.
Нет комментариев