Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәхет – аналарның аяк астында.

Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Илфат улы котлау сүзе белән сәхнәгә күтәрелде. – Әниләр көне – иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берседер. Чөнки һәркемгә үзенең әнисе бик якын кадерле. Бәхет – аналарның аяк астында, диләр. Күп елдан соң, аның мәгънәсен тирәнрәк аңлыйсың. Әниләрнең балалары өчен кылган догалары һәрвакыт кабул була. “Әнкәмнең догалары” дигән җыр бар, һәркемнең йөрәгенә үтеп керә. Әнкәй догалары тормыш юлы буйлап алып бара, саклап-яклап килә. Барлык әниләрне шушы күркәм бәйрәм белән тәбриклим. Аллаһы Тәгалә аналарны – балаларның хөрмәтеннән, яратуыннан, ә балаларны аналарның догасыннан аермасын, – дип, ихластан тәбрикләде. Чуракай авылыннан Фатыймахон Йосыф кызы Исламова һәм Яңа Әлемдә яшәүче биш бала анасы Илиза Шакир кызы Исламова “Ана даны” медале белән бүләкләнделәр. Аларга шушы югары дәүләт бүләкләрен, көчле алкышлар астында сәхнәгә чакырып, Илшат Габделхәев тапшырды. “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле, мәдәният хезмәткәрләре, балаларның бию коллективлары, ялгыз һәм күмәк башкаручылар бу көнне тамашачыга күңелле концерт бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев