Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Большаков Конституциягә төзәтмәләр турында: батырлык хәтердә сакланырга тиеш

Илнең төп законына тарихи хакыйкатьне саклау пункты кертеләчәк.

undefined

Россия халкының батырлыгы буыннан-буынга хәтердә калырга тиеш. Нәкъ менә шуның өчен тарихи дөреслек турында Конституциягә төзәтмәләр кертергә кирәк. Шундый фикерен белдерде КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, югары уку йорты каршында эшләп килүче иҗтимагый-политик һәм этноконфессиональ сораулары буенча Эксперт Советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков.

"Без Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан торган саен ерагая барабыз. Тиздән Җиңүнең 80 еллыгын, аннары йөз еллыгын билгеләп үтәчәкбез, ул вакытта инде ветераннар калмаячак. Без горурланган әлеге хәтерне киләсе буыннар да без күнеккән рәвештә сакларга тырышып, тапшырырга тиеш ", - дип сөйләде галим.

“Татар-информ” матбугат агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, Татарстанның Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча законны хуплаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев