Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Британия фермеры сөйгәненә сыер ярдәмендә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган

Булачак кияү тәкъдим ясауның үзенчәлекле юлын тапкан.

Егетләргә сөйгәненә үзенчәлекле итеп кияүгә чыгарга тәкъдим ясау өчен шактый баш ватасы. Кемнеңдер туенда, берәр җырчының концертында сәхнәдән, ресторанда, сөйгәненең туган көнендә, «шайтан тәгәрмәче»нең иң биек ноктасында тәкъдим ясау яки машиналар һәм шәмнәр белән «чык миңа кияүгә» дип «язу», һ.б. ысуллар белән шаккаттырып булмый инде.

Ә менә Британиядә яшәүче фермер үзенчәлекле ысул эзләп тапкан. Ул өйләнешергә тәкъдим ясау билгесе булган йөзекне сөйгәне савачак сыерның имчәгенә кидереп куйган, дип хәбәр ителә topspiski сайтында.

Әмма аны аңламаганнар, ә тәнкыйтьләп чыкканнар. Хәтта хайваннарга карата явыз мөнәсәбәте өчен җаваплылыкка тарттырырга да чакырганнар. Интернеттагы җәмәгатьчелек исә ирнең бу гамәле аркасында сыер зур газап кичергән дигән фикердә…

Ә булачак кәләшнең мондый тәкъдимне ошату-ошатмавы турында билгеле түгел. Мөгаен, йөзекне бармагына киеп куйгандыр да, сыерын саугандыр...

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев