Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Быел пенсия реформасы аркасында 40 мең татарстанлы пенсиягә чыкмаячак

2020 елда 20 меңгә якын республика халкы пенсия ала башлаячак.

2020 елда пенсия реформасы нәтиҗәсендә 40 мең татарстанлының пенсия яше кичектерелә. Бу турыда Андрей Кузьминга "Татар-информ" өчен интервьюда РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин әйтеп үтте.

Ел саен тотрыклы рәвештә 60 меңгә якын кешене пенсиягә җибәрелгән. Узган ел бу күрсәткеч 32 меңне тәшкил иткән. Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, быел хәл катлаулырак булачак.  Пенсия реформасы нәтиҗәсендә пенсиягә чыгу 40 мең республика кешесе өчен кичектереләчәк Пенсиягә нибары 20 меңгә якынын җибәреләчәк.

Аның сүзләренә караганда, мондый хәл 2028 елда тәмамлана торган күчеш чоры белән бәйле. Татарстанда Пенсия фонды органнарында 1 млн 146 мең кеше исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев