Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәйрәмдә дә хезмәттә

Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан медицина хезмәткәрләре белән очрашып, изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерде.

-Хезмәтегез җиңелләрдән түгел. Сез районда яшәүче халыкның исәнлеген тәэмин итәсез. Бүген бар кеше сезгә карап тора. Илдә булган вазгыять сездән аеруча да сабырлык һәм осталык таләп итә.Аның ахыры да яхшы булсын иде инде. Ничек тә саклану чараларын үтәргә кирәк. Сезгә исәнлек-саулык телим. Хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын, -диде ул.

Районда 415 медицина хезмәткәре халыкка хезмәт күрсәтә. Шуларның 50 се - табиблар, 200 дән артыгы шәфкать туташлары.

-Медицина хезмәткәре һөнәре -  без үзебез сайлап алган һөнәр. Ул һөнәр зур җаваплылык һәм түземлелек таләп итә торган. Медицина хезмәткәрләре эпидимиологик хәлнең үзәгендә торалар һәм кеше гомере белән бәйле эш башкаралар. Эшебезнең нәтиҗәсе –меңләгән кеше гомерен саклап калу. Эш нәтиҗәләребез дә бар. Мин бәйрәм алдыннан коллективыма рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә үзебезнең абруебызны төшермәбез дип ышанам ,  -диде район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев.

 

БҮЛӘКЛӘҮ ӨЛЕШЕННӘН ФОТОЛАР

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев