Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ДИН ҺӘМ БЕЗ: Бүген Такталачык авылының яңа мәчетендә тәүге азан яңгырады (+ФОТОЛАР)

Авыл халкы, киң җәмәгатьчелек ярдәме белән төзелгән мәчеткә “Җәмигъ” исеме бирелә.

Такталачык авыл җирлегендәге  яңа җәмәгать үзәге белән янәшә төзелгән иман йорты да 19 ноябрь көнне рәсми төстә үз ишекләрен ачты. 


Такталачык  авылы моңарчы да мәчетсез тормады. 1990 еллардан ук сафта булган иске мәчеттә дини бәйрәмнәр үткәрелеп, җомга намазлары укылып килде. Әмма вакыт үтү белән мәчет тә искерде. Шул сәбәпле, авылда яңа мәчет салу проблемасы килеп басты.

Һәрбер эшнең башында кем дә булса торырга тиеш. Такталачыкта  да андый кеше табыла. Мәчет салу идеясен  2012 елдан авылда имамлык иткән 72 яшьлек Шәфигулла  абый Хәбибуллин һәм аның тормыш иптәше Сәбилә ханым күтәреп чыга.  

Теләк булгач, эш карышмый диләр борынгылар. Эш башлангач, ярдәмгә килүчеләр дә  табыла. Авылда яшәүчеләр дә бик теләп ярдәмгә килә. Кем акчалата, кем кул көче белән ярдәм итә. Аллаһ ризалыгы өчен эшләүчеләр күп була. 


Авыл халкы, киң җәмәгатьчелек ярдәме белән Такталачык авылында төзелгән мәчеткә “Җәмигъ” исеме бирелә. Бүген мәчет, вак-төяк эшләрне исәпкә алмаганда, тулысынча әзер. Иман йорты дин кардәшләребезне үзендә көтеп кала. Сүз уңаеннан, бүген яңа мәчеттә тәүге намаз укылып, беренче азан да яңгырады. 

Яңа мәчеттә район башлыгы Э.Н.Фәттахов белән республикабыз кунагы Р.Т. Борһановлар да булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев