Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

РЕСПУБЛИКА ПРОГРАММАСЫ КЫСАЛАРЫНДА: Актаныш районында тагын бер җәмәгать үзәге файдалануга тапшырылды (+ФОТОЛАР)

Биредә кыска гына вакыт эчендә 200 кешелек тамаша залын, китапханәне, җирлек советы биналарын бер түбә астына алган җәмәгать үзәге сафка басты.

Республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүген Актанышка кылган эшлекле сәфәре кысаларында Такталачык авыл җирлегендәге өр-яңа җәмәгать үзәген халыкка файналануга тапшыру мизгелләрендә дә катнашты. 


Такталачык – бай тарихы гасырларга барып тоташкан, төрле өлкәләргә, аеруча иҗат дәрьясына, бик күп танылган шәхесләр биргән җирлек. Соңгы елларда җирлектә яшәүчеләр яңа, заманча мәдәният учагы хакында хыялланды. 2017-2018 елларда Республика программалары халыкның әлеге ихтыяҗын икеләтә канәгатьләндерде дисәк тә, бу ялгыш фикер булмас. Чөнки биредә кыска гына вакыт эчендә 200 кешелек тамаша залын, китапханәне, җирлек советы биналарын бер түбә астына алган җәмәгать үзәге сафка басты. 


Төзелеш чыгымнары 14 миллион  сумга баскан бинаны Равил Ярмиев җитәкләгән "Газстройсервис"  оешмасы төзегән. Төзелештә заманча, сыйфатлы төзелеш материаллары кулланылган.  Бина тротуарына брусчатка җәелгән, ул тимер койма белән әйләндереп алынган, капка төбендә машина кую урыннары  да бар. Такталачыкның үзәк урамында балкып утырган бина, чыннан да, олысын-кечесен үзенә җәлеп итеп тора. 

Реклама


Авыл халкы республика, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә зур рәхмәтле булса, төзүчеләр үзләре җирлекләрдә мәдәният учакларының гөрләп эшләвен тели. Нәкъ менә шундый изге теләктә Равил Ярмиев бүген җәмәгать үзәгенең символик алтын ачкычын мәдәният учагы директоры Илфак Гыйбадуллинга тапшырды.  Тантанага килгән халык исә, зур, якты, җылы бинада “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концертын тамаша кылды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев