Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Дума депутаты: "Карантин вакытында халыкны коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итәргә"

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов Россия халкын карантин вакытында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итәргә тәкъдим иткән

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Россия халкын Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле карантин чаралары вакытында коммуналь түләүләрдән азат итәргә тәкъдим иттеләр.

ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов әлеге инициатива белән чыгыш ясады. Ул бу тәкъдимне илнең Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушевка юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Хезмәткәрләргә, гомуми керем кимүдән тыш, озак вакыт дәвамында өйдә булганлыктан, торак – коммуналь хезмәтләр өчен югары счетлар рәвешендә өстәмә чыгымнар тотарга туры килә», - диде парламентарий.

Шуңа бәйле рәвештә, депутат торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән вакытлыча азат ителү Россия гражданнарына катлаулы икътисади вазгыятьтә өлешчә ярдәм итәчәк, дип саный. Аның фикеренчә, мондый чара коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау өчен кертелгән махсус режим тәмамланганчы гамәлдә булырга тиеш.

Власов Якушевтан «әлеге инициативага бәя бирүне һәм аны гамәлгә ашыру мөмкинлеген карарга күрсәтмә бирүне» сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев