Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Илчебай авылы карантинда

Ел башыннан районда йорт хайваннары арасында котыру авыруының дүрт очрагы теркәлгән.

 

Соңгысы Илчебай авылында бер яшьлек хакси токымлы көчектә табылган. Бу хакта журналистлар белән узучы брифингта район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнар Кадыйров хәбәр итте. 

Аның сүзләре буенча әлеге көчек бәйдә булмаган. Һәм аның төлке белән кайчан контактта булуы да билгесез. Ә менә кечкенә Илчебай авылындагы балаларның барысы да аның белән яратып уйнаган. 

Реклама

Эт бер яше тулмау сәбәпле, котыру авыруына каршы вакцина алмаган. Нәтиҗәсе исә, аяныч. Хәзер Илчебай авылы Татарстан Республикасы фәрманы нигезендә карантинда.

 

Тулырак газетабызның алдагы санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев