Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иранда Украинаның пассажир самолеты егылып төшкән

167 пассажир һәлак булган

Украинаның Boeing 737 лайнеры Иран башкаласы Тәһран аэропортыннан күтәрелеп киткәндә һәлакәткә юлыккан. Самолетта 167 пассажир булган. Аларның берсе дә исән калмаган. Самолетның егылып төшкән мизгелен шаһитлар видеога төшереп алган.

Аварияне "техник сәбәпләр аркасында" дип бәяләгәнәр. Reuters агентлыгы Иран дәүләт телевидениесенә сылтама белән, самолетта булган барлык кешеләр һәлак булган дип яза. Анда Россия гражданнары булганмы-юкмы икәнлеге билгесез.

Самолет Киевның «Борисполь» аэропортына очып килергә тиеш булган.

Тәһран аэропорты янында тикшерү эшләре бара. Самолетның рейсы PS 752 Тәһран — Киев, ул «Украина халыкара һава юллары» компаниясенеке.

Самолет Мәскәү вакыты белән 5:42 сәгатьтә очып киткән һәм инде ике минуттан хәбәр бирүдән туктаган.

Иран бүген АКШның Гыйрактагы хәрби объектларына һөҗүм башлады. Американың хәрби базаларына дистәләгән ракета килеп төшкән. 3 гыйнварда АКШ самолеты Гыйракта Иран генералы Сөләймани утырган автомобильгә ракета җибәреп, аны үтергән иде. Самолетның егылып төшүе хәрбиләрнең ялгышы белән бәйлеме-юкмы икәнлеге билгесез.

Тулырак: https://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев