Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Камәрия Хәмидуллина Конституциягә төзәтмәләр турында: Балаларга зур игътибар бирелгән

Россиянең Төп законына кертеләчәк үзгәрешләр үсеп килүче буынны илдәге дәүләт сәясәтенең төп өстенлеге дип таный.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия Федерациясе Конституциясенә кертеләчәк балаларның илдәге өстенлекле роле турындагы төзәтмә балаларның барысына да сыйфатлы белем алырга мөмкинлек бирәчәк. Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина шундый фикерен «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Иң яхшысы — балаларга» дигән принцип гел булды, әмма ул һәрвакытта да үтәлмәде, күп еллар дәвамында бары тик лозунг булып кына калды. Балаларга бөтенләй игътибар бирелмәде дип әйтә алмыйм. Ләкин бу яхшырак булачак», — диде агентлык әңгәмәдәше. 

Камәрия Хәмидуллина сүзләренчә, бу принципның нигезенә балаларны төрле яклап үсеше салынган, тик ул күп очракта барлык гаиләләр өчен дә мөмкин түгел. Ә Россиянең Төп канунына кертеләчәк төзәтмә яшь буынның рухи, әхлакый, интеллектуаль һәм физик үсешенә ярдәм итә торган шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк, ди Хәмидуллина.

Гимназия директоры әйтүенчә, төзәтмәдә телгә алынганча, балаларны патриотизм, гражданлык һәм олыларга ихтирам белән тәрбияләү һәрчак актуаль.

«Бу гомумкешелек кыйммәтләре. Алар һәрвакыт һәм һәркайда урынлы булачак, монда камиллеккә чикләр юк», — диде Камәрия Хәмидуллина.

https://tatar-inform.tatar/news/society/22-06-2020/b-ek-vatan-sugyshynda-lak-bulgan-geroyny-b-l-kl-ren-tugannaryna-tapshyrdylar-5751206

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев