Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Карантин? Ә без Сочига киттек!

30 марттан 5 апрельгә кадәр ял атнасы башланыр алдыннан меңнәрчә русияле карантинда утырасы урында Сочига ял итәргә киткән.

undefined


Владимир Путин игълан иткән ял атнасы башланыр алдыннан русиялеләр күпләп Сочига ял итәргә киткән. Сочиның ВКонтакте челтәрендәге "Типичный Сочи" сәхифәсе язганча, соңгы берничә көндә Краснодар краена чит төбәк номерлары булган 27 мең шәхси автомобиль кергән, 13 мең кеше очкычларда килгән. Сочи кунакханәләре 80 процентка тулган.

Ләкин бүген иртәннән кунакханәләр туристларны кире чыгара башлаган. Килгән кешеләргә номерларында бикләнеп утырырга кушыла, тик бу очракта аларны беркем дә ашатмаячак, яки аларга әйберләрен җыеп кайтып китүне тәкъдим итәләр. Өенә кайтып китәргә теләмәгән кешеләр, протест белдереп, кунакханәләр янында митинг ясаган. Алар янына Сочи шәһәр идарәсе вәкиле чыгарга мәҗбүр булган. "Шәһәрдә карантин кертелде, шуңа күрә сез шәһәрдән китәргә тиеш", - ди туристларга кунакханә вәкилләре.

Күп кенә туристлар, хәлнең җитдилеген аңлап, Сочидан китәргә ризалык биргән. Калырга теләүчеләргә отельдә тагын берничә көн түләүсез яшәп торырга рөхсәт биргәннәр, ләкин мондый туристларны ашату каралмаган, дип яза "Азатлык".

Сочи шәһәре хакимияте карарына теләктәшлек йөзеннән шәхси йортлар һәм фатирларны туристларга яшәргә биреп торучы хуҗалар да торак бирүдән баш тарткан.

Kiziltan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев