Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Каршы ал син әле бик күп еллар...

Мәктәп елларын яратып һәм җылы хисләр белән искә алмаучы бер генә кешене дә белмим мин. Әлбәттә, мәктәп турында уйланулар беренче укытучыга барып тоташа. Язмабыз бик күпләрнең беренче укытучысы, Актанышның 1 нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы, хезмәттәшебез ИЛҮЗӘ СӘГЫЙТЬ кызы КАМАЛОВА хакында.

1970 елның 1 гыйнварында Уразай авылында Сәгыйть һәм Җәмилә гаиләсендә бер кызчык дөньяга аваз сала. Бала чагында да бик сабыр, чая, туры сүзле була ул. Уразай урта мәктәбен тәмамлагач, авылда эшкә калдыралар үзен. Үзен-үзе белә башлагач та, һәркем тормыш дәрьясында барыр юлын табу, нинди дә булса һөнәр иясе булу турында уйлана. Шушы уй, шушы хыял Илүзә Сәгыйть кызын Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына алып килә. Аны тәмамлаганнан соң, 1993 елда хезмәт юлын Шәрип балалар бакчасында тәрбияче булып башлый. Аннан Теләкәй мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

1995 елда язмыш аны Актанышның 1 нче урта мәктәбенә эшкә алып килә. Эшкә килгәннән соң дистә еллар үтсә дә, Илүзә Сәгыйть кызы һаман да яратып, башлангыч сыйныф балаларына белем орлыклары тарата. Алдынгы сафларда баручы, яңа методикаларны өйрәнеп, аларны үз эшендә кулланучы мөгаллимәбез укучыларында белемгә омтылыш, табигатьне, матурлыкны, тормышны ярату хисләре тәрбияли. Бик күп укучылары фән олимпиадаларында җиңеп, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып сөендерәләр үзен, ата-аналар һәм хезмәттәшләре арасында да абруе зур.

Илүзә Сәгыйть кызы ике баласына гомер биреп, аларны аякка бастыруда бөтен тырышлыгын куя. Улы Альберт югары белем алып, хәзерге көндә Яр Чаллы шәһәрендә үз гаиләсе белән яши. Балдан татлы онык сөю бәхетен дә татыды ул. Ә кызы Эльвина – Казан федераль университетының I курс студенты. “Әнкәем” дип өзгәләнеп торучы балалары белән дә горурлана ала Ана. Балалары да үзе кебек тырыш, хезмәт сөючән һәм гадел.

Киң эрудицияле, яңалык белән бергә атлаучы, һәрвакыт эзләнүчән хезмәттәшебез бишенче дистәсен түгәрәкли. Тырыш хезмәт, игелекле гамәлләр белән үткән тормыш юлы хөрмәткә, мактауга лаек.

Без, хезмәттәшләре, Илүзә Сәгыйть кызын түгәрәк бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларыгыз бәхетенә куанып, оныклар сөеп, гаилә җылысында, муллыкта яшәвегезне телибез. Якыннарыгызның, укучыларыгызның, хезмәттәшләрегезнең хөрмәтен тоеп, әле тагын бик күп елларны каршы алырга язсын!

Зур ихтирам белән Актанышның
1 нче урта мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев