Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КАЯ БАРА БУ ДӨНЬЯ? Актанышта эчкән хәлдә машина йөртүчеләр исемлеген бу юлы хатын-кыз да тулыландырган (ФАКТЛАР)

Шунысы аяныч, Актанышта ЮХИДИ хезмәткәрләренә килеп капкан исерек машина йөртүчеләр исемлеген узган атнада гүзәл зат та тулыландырган булып чыкты.

Февраль аенда Актаныш районы юлларында  исерек килеш руль  артына утырган 11 шофер ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.


18 февральдән  24енә кадәр аралыкта шундый өч очрак теркәлгән.  Алар арасыннан  1981 елгы гражданга аерым тукталасы килә. Хәмер белән дуслыгы артык көчле булу аркасында әлеге ир заты машина йөртү таныклыгыннан болай да мәхрүм ителгән булган. Бу юлы ул, артык батыраеп китеп, руль артына бернинди хокуксыз утырган, өстәвенә, исерек  килеш. Ул Әҗәкүл авылында тоткарланган. Аның белән бергә ЮХИДИ идарәсе вәкилләре 1974 елгы райондашыбызга да протокол төзегән.  Ул  машина йөртү идарәсен исерек кешегә бирүдә гаепләнә. Мөгаен, әлеге ике “герой”га шайтый вакыт җәяү йөрергә тулы килер – анысын инде суд хәл итәчәк. 


Шунысы аяныч, ЮХИДИ хезмәткәрләренә килеп капкан исерек машина йөртүчеләр исемлеген узган атнада гүзәл зат та тулыландырган булып чыкты. 1983 елгы хатын-кызның хәмер кулланып руль артына утыруы мактанырлык гамәл түгел.  Бу  районны да бизәми. Узган ел Меңнәр авылындагы газ торбаларын  “санаган” кызкай да сабак бирмәгән булып чыга


Мөхтәрәм юл хәрәкәтендә катнашучылар, ЮХИДИ хезмәткәрләре тагын бер тапкыр кисәтә: эчкән хәлдә машина белән идарә итүдән тыелыгыз. Әлеге гамәл закон тарафыннан  катгый тыела, эчкән хәлдә тоткарлансагыз, аның штрафлары да саллы. Үзегезнең һәм башкаларның тормышын куркыныч астына куймагыз! Бер рюмка хәмер аркасында кеше гомере өзелергә мөмкин – шуны истән чыгармагыз. 


Сүз уңаеннан, узган атнада район территориясендә 10 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 18 февраль көнне аларның саны 4кә җиткән. Иң аянычы, бер авария үлем очрагы белән тәмамланган, шунда ук ике кеше авыр тән җәрәхәтләренә дучар булган...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев