Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АВЫР ХӘБӘР: Юл фаҗигасендә Такталачык авыл җирлеге башлыгы Р.М. Мирзануровның гомере өзелде

18 февраль иртәсендә Актаныш районында теркәлгән юл фаҗигасендә Такталачык авыл җирлеге башлыгы Рәдис Мирзариф улы Мирзануровның гомере өзелде.

18 февраль иртәсендә Актаныш районында теркәлгән  юл фаҗигасендә Такталачык авыл җирлеге башлыгы Рәдис Мирзариф улы Мирзануровның  гомере өзелде. 


Иртәнге 7 сәгать 15 минутта Актаныш - Пучы – Бүләк автотрассасының икенче километрында Chevrolet Niva  һәм  LADA Granta  автомобильләре бәрелешә.  Беренчел фаразлар буенча, Chevrolet Nivaда хәрәкәт итүче Р.М. каршы як полосага чыга һәм үз юнәлешендә хәрәкәт итүче автомобиль белән маңгайга-маңгай бәрелә. 


 Кызганычка каршы, алынган травмалардан Рәдис Мирзариф улы хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат була.  LADA Granta  шоферы һәм икенче машинаның пассажиры  да  төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә озатыла. Чыганаклар хәбәр итүенчә, Chevrolet Niva  машинасындагы пассажир -  вафат булучының тормыш иптәше. 

Реклама


Әлеге тетрәндергеч фаҗига буенча тикшерү эшләре дәвам итә. Авариянең сәбәпләре ачыклана. Урынга килгән ашыгыч хезмәтләр вафат булучының куркынычсызлык каешы эләктерелгән булуын билгели. 


Әлегә Такталачык авыл җирлеге башлыгы  Рәдис  Мирзануров белән хушлашу көне билгеле түгел.  Аңа 15  апрельдә 58 яшь туласы иде.  Сүз уңаеннан, әле гыйнвар аенда гына  район халкы Иске Айман авыл җирлеге башлыгын соңга юлга озаткан иде...

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, сак һәм уяу булыгыз. Юл хаталарны кичерми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев