Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Каз өмәсе кайта авылга

Киров авылында каз өмәсе гөрли

Киров авылында каз өмәсе гөрли. Алмаз һәм Венера Сабитовлар быел бу чарага яздан бирле әзерләнгән. 50 баш каз бәбкәсе алып үстергәннәр. Аларны карау, ашату кыен булмаган, чөнки күп балалы гаиләдә эше дә, ялы да җитәрлек. Күмәк көчкә нинди эш каршы тора алсын?! 
Сабитовлар – 11 балалы гаилә. Берсе – студент, берсе армиядән кайткан, калганнары – мәктәп яшендә. Күбесе тәрбиягә алынган. Мал-туарны, кош-кортны күпләп асрарга гадәтләнгәннәр. Балалар эш тәмен белеп үсә. Әти-әниләренең фантазиягә бай күңелләре, уңганлыклары, тормышның һәр мизгеленнән ямь табып, күтәренке рухта яшәүләре аларга күчә. Чөнки күреп кенә түгел, шул тормышта кайнашып үсәләр. Каз өмәсен дә көтеп алганнар. 

undefined
Киров авыл җирлеге башлыгы Илфак Гаянов казларны, бисмиллә әйтеп, үзе чалган. Мәдәният хезмәткәрләре татар халкының күңелле такмакларын, җыр-биюләрен, күмәк уеннарын барлап, иртәдән үк шунда кайнаша. Әби-бабайлардан, әти-әниләреннән күчеп килгән каз өмәләрен күреп үскән өлкән буын кешеләре, яшьлекләренә кайткандай гөрләшә-гөрләшә, каз йолкыйлар. “Тәмле-майлы, киләсе елга да күп булсын”, – дип, эчен-тышын кат-кат юалар. Киләсе елларга муллык телиләр.

Реклама

undefined
Канат каурыйларын урам буйлап чәчкән балалар бу көнне элекке йолаларны, буыннан-буынга күчеп килгән эстафетаны өлкәннәрдән кабул итеп алды. 
– Каз өмәләре онытылып бара, элекке күңеллелекне кайтарыйк авылыбызга. Яшьләргә үзебезнең гореф-гадәтләрне күрсәтик, дип уйлаштык. Дәү апалар һәрбер эшне ничек башкарырга кирәклеген яшьләргә аңлата торды. Без яшьлегебезне искә төшердек. Сабитовлар гаиләсенә зур рәхмәт. Киң күңелле, бала җанлы булулары өчен. Бүгенге чара өчен. Бик игътибарлы алар. Баланың тамагы тук, өсте бөтен дип кенә уйлап калмыйча, тәрбия дигән төшенчәне иң беренче чиратка куялар, – дип, Илфак Гаянов өмәгә килгән һәркемгә рәхмәтле булуын белдерде.
– Бәйрәмебез бик күңелле бара. Элекке чаралар кире кайта. Бөтенебез дә шат бүген, күңелгә рәхәт. Әлхәмдүлилләһ, дип куанып кына яшисе бар, дөньябыз җитеш. Кем килсә дә, өебездә ачык йөз, “такта чәй”. Дөньяларыбыз имин, аяз күкләребез тыныч, балаларыбыз исән-сау булсын. Борынгы гореф-гадәтләребез, милли киемнәребез онытылмасын, Татар халкы эшчәнлеген, бер-берсенә ярдәмчеллеген, җор телен саклап яшәсен, – дип, бөтен дөнья татарларына бәхет тели Венера Сабитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев