Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Көч сынашу – аралашу чарасы

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район күләмендә зур гына спартакиада үткәрелде. Җәмгысы 25 команда, 131 спортчы көч сынашты. Өстәл теннисы, шахмат, шашка, дартс, кул көрәше, йөзү, аркан тартышу буенча уздырылган ярышлар иң-иңнәрне ачыкласа да, бу чараның төп әһәмияте бөтенләй башкача иде. Аның бар кыйммәте – аралашуда, җанга рәхәтлек алуда, күңелләрне ял иттерүдә. Бу көнне биредә “Өченче буын” вәкилләренә ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә тудырылган.

– Спорт бәйрәменә актив булып килгәнегез өчен рәхмәт сезгә, – дип сәламләде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева ачылу тантанасында.
“Үзегезнең проблемаларыгызны безгә дә җиткереп торыгыз. Мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышырбыз”, – дигән фикерен дә җиткерде.
– Һәрвакыт яныгызда борчуларыгызны уртаклашырдай, ярдәм итәрдәй якыннарыгыз булсын, – тантаналы чарада район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова чыгыш ясап, уңышлар теләде.
Баш хөкемдар –  районның спорт мәктәбе җитәкчесе Ленис Вәлиев ярышларның тәртибе белән таныштырды. 
Башка еллардагыдан үзенчәлекле ягы шунда: командалар тулы составта, катнашучылар шактый күп җыелган. Командаларны авыллардан җирлек башлыклары, башлангыч оешмалар җитәкчеләре туплап алып килгән. 
Бөтен төр спорт төрләре дә бер урында – “Батыр” спорткомплексында старт алды. Командаларның теләкләрен искә алып, шахмат-шашка уеннары биредә үткәрергә ниятләп, уен өчен уңайлы шартлар тудырылган. Бары тик йөзү ярышы гына “Дулкын” бассейнында уздырылды.

undefined
– Соңгы елларда күп кенә ярышлар шушы “Батыр” спорткомлексында үтә. Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз спартакиадасы да матур гадәткә кереп китте.   Көч сынашу өчен монда бөтен мөмкинлекләр бар, – диде Ленис Вәлиев.
– Бу безнең спорт бәйгесе генә түгел, ә күңелле аралашу чарасы. Ел да очрашып торгач, бер-берләре белән дуслашалар, кочаклашып күрешәләр. Мондый мизгелләр йөрәктә җылы тәэсирләр калдыра, –  ди Фәйрүзә Разетдинова.
“Көч сынашу гына түгел, очрашу, аралашу чарасы да”. Әлеге сүзләрне спартакиада барышында бик күпләрдән ишетергә туры килде.
Фәнил Фазлыев:
– Безнең Күҗәкә авыл җирлегендә 85 кеше инвалидлык буенча исәптә тора. Беренче урынга чыккан чакларыбыз да булды. Ләкин безнең иң төп максатыбыз  – катнашу. 5 кешелек команда, бөтен төр ярышка да язылдык. Беренче урынга чыкмасак та, күңелне төшермибез.
Назыйл Гарипов:
– 2008 елдан бирле Аккүздә инвалидлар һәм ветераннарның башлангыч оешмасын җитәклим. Аккүздә – 31, Чишмәдә 28 физик мөмкинлеге чикле авылдашларыбыз белән эшлибез. Зәйнәп Мосабирова – Чишмә, Меңнәр авылларында, ә мин –  Аккүз, Ахун, Кадермәт, Михайловкада. Безнең җирлектә “Чишмә” агрофирмасы һәм “Чишмә” ҖЧҖ бар. Ә авыл җирлеге берәү генә. Шуңа күрә бер җирлектән ике төркем туплап килдек. Бик теләп катнашабыз. Дөнья күреп, аралашып кайтыйк дигәч, берәү дә каршылык күрсәтмәде. Мондый чаралар ешрак оештырылсын. 
Нурия Шәйморзина:
– Без Актанышка Яңа Әлемнән иптәшләребез белән бергә җыелып килдек. Монда яңа дуслар табыла. Бер-беребез белән күрешеп сөйләшәбез. Теләп ярышабыз, оештыручыларга рәхмәт. Мин үзем дартста катнаштым, үткән елларда шашка уйнаган идем. Спартакиаданың ел саен шулай үткәрелеп торуын телибез. 
Бүләкләү һәм ябылу тантанасында да Ләйсән Нурлыева катнашты һәм, барлык катнашучыларга тагын бер кат рәхмәтен белдереп, җиңүчеләрне тәбрикләде.   

undefined

Командалар арасында:
Киров – I,
Актаныш – II, 
Актанышбаш – III урында. 
Һәр спорт төре буенча да призлы урын алучылар ачыкланды һәм бүләкләр тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев