Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хәбиб Нурмөхәммәтовның әтисе Мәскәүдә вафат булган

Габделмәннап Нурмөхәммәтов 25 апрельдә пневмония белән Дагыстанның бер хастаханәсенә китерелә, ә 3 майда сәламәтлеге начарлану сәбәпле, аны Мәскәүгә китерәләр.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). UFC чемпионы Хәбиб Нурмөхәммәтовның әтисе, 57 яшьлек Габделмәннап Нурмөхәммәтов Мәскәүдә коронавирустан вафат булган. Бу хакта Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров хәбәр итте.

«Габделмәннап Нурмөхәммәтовның вафаты турында хәбәр килде. Бөтен Чечня халкыннан Габделмәннап Мөхәммәтович гаиләсенең кайгысын чын күңелдән уртаклашам! Ул үзеннән соң яхшы исем калдырып, лаеклы буын үстереп китте. Аллаһы Тәгаләнең ихтыяры шундый, һәм алдан ук язылган!» — дип язган Рамзан Кадыйров телеграм-каналда.

Габделмәннап Нурмөхәммәтов май башында Мәскәү клиникаларының берсенә коронавирус инфекциясе белән китерелә. Соңыннан аның улы «коронавирус узды» дип сөйләде, ләкин бөерләре һәм йөрәге авырта башлады.

Агымдагы елның апрель азагында Габделмәннап Нурмөхәммәтов Дагыстан хастаханәләренең берсенә үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатыла. Май башында аның сәламәтлеге начарлану сәбәпле, Мәскәүгә китергәннәр.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/03-07-2020/h-bib-nurm-h-mm-tovny-tise-m-sk-d-vafat-bulgan-5754218

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев