Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КӨН КАДАГЫНДА: Актанышта яңа ел бәйрәмнәре һәм яллары чорында иминлекне тәэмин итү буенча киңәштеләр (+ФОТОЛАР)

Көн кадагында яңа ел бәйрәмнәре һәм яллары чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Бүген район хакимияте залында, Татарстан Республикасы Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чаллы бүлеге хезмәткәре Петр Пестрев катнашында,   террорга каршы көрәш комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Утырыш белән районның Башкарма комитет җитәкчесе И.Ш. Бариев идарә итте.

Көн кадагында  яңа ел  бәйрәмнәре чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Комиссия утырышына  аның членнары, район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, халык күп йөри торган җәмәгать биналары башлыклары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырулы иде. 


Утырыш барышында яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнү һәм үткәрү чорында халык күп була торган урыннарның, террорчылык куркынычы янаган объектларның террорга каршы сакланышы торышы һәм халык иминлеген тәэмин итү буенча планлаштырылган һәм башкарылачак чаралар хакында  җаваплы затлар хисап тотты. Район җирлегендә эшләп килүче  мәгариф, спорт учрежденияләренең, социаль-мәдәни объектларның  янгын куркынычсызлыгы һәм террорчылыкка каршы якланганлыгы турында  район мәгариф идарәсе башлыгы Нәфисә Шәфыйкова, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль-агарту эшләре бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, район үзәк хастәханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Мохтазиров, ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча җитәкчесе Ландыш Бариевалар тәфсилле аңлатма бирде. 


Россия эчке министрлыгының Актаныш районы бүлеге  полиция начальнигы,  майор  Илнар Сафин район үзәгендәге объектларда үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләр белән таныштырды. Ул, шулай ук, тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлек һәм кимчелекләргә дә тукталды.


Утырыш барышында халык күпләп йөри торган куркыныч тудыручы социаль-мәдәни объектларны аеруча зур контрольгә алырга кирәклегенә,  белем бирү оешмаларында, капиталь ремонт барган һәм яңа төзелгән биналарга иминлек ягыннан контроль булсын өчен видеокүзәтүләр куелырга кирәклегенә, учреждениеләргә “куркынычсызлык” паспорты ясатырга кирәклеге хакында кат-кат искәртелде. 


Киңәшмә ахырында мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, аеруча яңа ел бәйрәмнәре һәм яллары чорында,  террорга каршы юнәлештә эшчәнлекне  ныгытырга, пропускной режимны саклауны дәвам итәргә,  һәр тармакта җаваплы хезмәткәрләрне билгеләргә дигән карарлар  чыгарылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев