Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чыршыга ут капкан

Бөек Җиңүнең 30 еллыгы урамында урнашкан 104 нче йортта янгын чыгуы хакында хәбәр керә

5 гыйнвар көнне төнге 1:23 сәг. Бөек Җиңүнең 30 еллыгы урамында урнашкан 104 нче йортта янгын чыгуы хакында хәбәр керә. Фатир хуҗасы төтенгә буылып уянып китә. Әле яңа гына утлары белән балкып утырган Яңа ел бизәге - чын урман чибәркәе, төнгә электрдан аерылмый калу сәбәпле көлгә әйләнә. Аның белән бергә ярты фатир утырып яна: йорт җиһазлары, киемнәр. Фатир хуҗасы урамга чыгып калырга өлгерә, зыян күрми. Янгынның сәбәбе: электр җиһазлары белән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү. Ялларыгыз имин үтсен! Бу хаталарны кабатламагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев