Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Марат Әхмәтов Миңнехановның 10 ел идарә итүе турында: “Бу — масштаблы иҗади еллар”

Татарстан Президентының җитәкчелек итүен яхшы дәвамлы үрнәк дип санарга мөмкин.

Соңгы 10 ел Татарстан өчен Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә масштаблы иҗади һәм үсеш еллары булды, республика җитәкчелеге командасы гел яңарып тора, ә икътисади күрсәткечләр үсә. Шундый фикерләре белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән бүлеште.

«Бу хакимиятнең яхшы дәвамчанлыгы үрнәге, чөнки команда сакланып калды һәм акрынлап яңара бара. Бу масштаблы иҗат еллары булды", - дип билгеләп үтте Әхмәтов.

Реклама

Бу елларда Татарстан бюжетының кереме икеләтә диярлек артты. 2010 елда керем 140 млрд сумга якын бәяләнсә, 2020 ел планында әлеге сан 270 млрд сум булып тора.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты хезмәтенә нәкъ 10 ел элек — 2010 елның 25 мартында кереште. Аңа кадәр ул республиканың Премьер-министры иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев