Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Фитнес - үзәкләр һәм бассейннар кайчан эшли башлаячак?

Профессиональ спортчылар һәм һәвәскәрләр өчен ачык һавада тренировкалар рөхсәт ителә

Татарстанда 18 майдан фитнес-үзәкләр һәм бассейннар эшли башлый. Тиешле карар ТР хокукый мәгълүматларның рәсми порталында басылып чыкты. Шәхси тренер белән бер генә кеше шөгыльләнү мөмкин.

Шулай ук бүгенге көннән китапханә һәм музейлар ачыла, 5 кешегә кадәр экскурсияләр рөхсәт ителә, ә экскурсовод яллаучылар — 10нан артмаска тиеш.

Профессиональ спортчылар һәм һәвәскәрләр өчен ачык һавада тренировкалар рөхсәт ителә, әмма ишегалларында, скверларда һәм паркларда балалар һәм спорт мәйданчыкларында шөгыльләнергә ярамавы аныклана. Тренировкада катнашучылар ике кешедән артмаска тиеш, бер-берсеннән биш метр ераклыкта булу зарур.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев