Нәфис сүз остасына бүләк тапшырылды
Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган “Моң кайтавазы” III Халыкара нәфис сүз видеобәйгесендә Гран-при яулаган Айдар Шакиров Актанышка килде. Популяр видеоблогер Дүртөйле шәһәрендә яши, Себер якларында эшли, ә безнең җирлеккә ул җиңүче буларак бүләкләнер өчен чакырылды.
“Татмедиа” АҖ филиалы “Актаныш-информ” җитәкчесе Руслан Усманов Башкортстан кунагына Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
– Хезмәттәшебезнең якты истәлегенә багышланган бик зур, шәп бәйге үткәрелде. Быел онлайн рәвештә үтте, әмма географиясе киңәйде. Халыкара статуска ия булды, – дип, җиңүчене ихластан тәбрикләде.
Әлеге иҗади бәйгедә Айдар Шакировның шигырь сөйләү осталыгы һәм видеолары иң яхшысы дип табылды.
– Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Кәңгеш авылында туып-үстем, шунда урта белем алдым. Уфага укырга юл тоттым. Уфа дәүләт нефть-техник университетын тәмамлап, Себер якларына эшләргә киттем.
– Нәфис сүз үзенә ничек җәлеп итте?
– 6 яшьтән бирле сәхнәгә, җыр-моңга гашыйкмын. Бәләкәйдән үк спектакльләрдә катнашу хыялым бар иде. Төрле чараларда, авыл, мәктәп бәйрәмнәрендә үсә барып, тәҗрибә туплыйм әле дә.
– Инстаграмда төшерелгән видеоязмаларны кем белән әзерлисез?
– Сеңлем белән бергәләп әзерлибез. Үземә ошаган, яраткан бу шөгыльгә ике ел элек керештем. Видеога төшереп, интернет челтәрләренә урнаштыра башладым. Язылучылар, тамашачылар әкренләп арта бара. Төрле шәһәрләрдән, төбәкләрдән бик җылы хатлар килә, комментарийлар язалар.
– Икесе ике төрле эш, кайсысы якынрак?
– Көннән-көн үсәргә, яңарак шигырьләр эзләп, видеолар яздырырга телим. Төп эшемне дә яратып башкарам. Икесен параллель рәвештә алып барам.
– “Моң кайтавазы” бәйгесе турында кайдан ишеттегез?
– “Вконтакте” интернет челтәре аша Резеда апа Храмова хәбәр салды. Бәйгедә катнашырга тәкъдим итте. Әлбәттә, шунда ук риза булдым. Бәйгене оештыручыларга, миңа тавыш бирүчеләргә зур рәхмәт. Бәйгенең барышын үзем дә, якыннарым да күзәтеп барды, барыбыз да дулкынландык. Тагын да яхшырак эшләргә этәргеч бирде ул.
– Яшьләр шигырь сөйләргә, тыңларга яратамы?
– Күп кеше шигырьне укып кына, аның тирән мәгънәсенә төшенмәскә мөмкин. Ә видеоязмалар аша ныграк аңлашыла. Яшь буынга туган телне онытмауларын, күңелгә рәхәтлек бирә торган файдалы шөгыль табуларын телим.
Айдар Шакировка җиңү китергән шигырьдән бер өзек. Ул “Ачу тотмагыз” дип атала, Фирая Габдуллинаның тирән мәгънәле сүзләре:
“Тормыш булгач, ялгышлар да була,
Үпкә тотып, ара бозмагыз!
Күңел түрем барыгызга ачык,
Зинһар өчен ачу тотмагыз!”
Интернет челтәрләрендә Айдар Шакировның видеоязмаларын эзләп табыгыз. Аның ташып торган сәләтен, милли хисне, актерлык осталыгын үзегез дә күрерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев