Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ни өчен көндез йоклау зарарлы?

Тәүлегенә тугыз сәгатьтән күбрәк йоклаучыларда инсульт, тәүлегенә 7-8 сәгатькә кадәр йоклаучыларга караганда, 23 %ка ешрак була икән.

Көндез яки төнлә тугыз сәгатьтән дә күбрәк йоклаган кешеләрдә инсульт күбрәк була икән. EurekAlert сайты хәбәр иткәнчә, Кытайның Уханьдагы Фән һәм технология университеты галимнәре шуны ачыклаган.

Алты ел дәвам иткән тикшеренүдә инсульт кичермәгән һәм сәламәтлекләрендә башка проблемалар теркәлмәгән 31,7 мең кеше катнашкан.

Анкета нәтиҗәләре буенча, катнашучыларның 8 %ы көндез 90 минут һәм аннан да озаграк йоклаган, ә 24 %ы – тәүлегенә тугыз сәгатьтән күбрәк. Соңгыларында инсульт, тәүлегенә 7-8 сәгатькә кадәр йоклаучыларга караганда, 23 %ка ешрак булган. Көндез йокларга яратучы кешеләрдә инсульт 85 %ка күбрәк күзәтелгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев