Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әниебез, юбилеең белән

Татар Суыксуы авылында яшәүче кадерле әниебез ФЛҮРӘ ФӘРХЕТДИН кызы ВӘЛИЕВА моннан 90 ел элек, ап-ак карлы 12 декабрьдә дөньяга килә.

Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килсә дә, ул Минзәлә педагогия училищесына укырга керә, укытучы һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын Татар Ямалы авылында башлап җибәрә, аңа бары 17 яшь була. Соңыннан Татар Суыксуы авылында 38 ел буе башлангыч сыйныфларда белем бирә, укырга-язарга, әти-әнине, зурларны хөрмәт итәргә өйрәтә. Тырышлыгы бушка китми. Әниебез бик күп Мактау кәгазьләре  белән бүләкләнә. Бүләкләрнең иң зурысы – “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” значогы.
Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Өлкән яшьтә булуыңа карамастан, хәрәкәттә-бәрәкәт дип яшисең, тик тормыйсың, көчеңнән килгән кадәр безгә булышырга тырышасың, бакчаңда җиләк-җимешләрнең төрлесен үстерәсең, ул чәчәкләрнең ниндиләре генә юк! Син тормышта күпне күргәнсең, әмма сынмагансың, сыгылмагансың. Әни, син яшәүдән тәм һәм ямь табасың, һәр гамәлең белән безгә үрнәк.
Аллаһның мең рәхмәте яусын сиңа. Сиңа тән сихәтлеге, сәламәт гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, күңелеңдәге җан җылыңның нуры сүнмичә-сүрелмичә, безгә, балаларыңа, яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Балаларың, оныкларың, оныкчыкларыңның бәхетен күреп, безнең арада шатланып яшәвеңне телибез.
Чал чәчләрең, маңгай сырларың
Күбәйсә дә еллар үтүгә.
Безнең өчен мәңге яшь син, әни,
Картаюны белмә гомергә.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Сине яратып, балаларың, кияү-киленнәрең, онык-
оныкчыкларың.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев