Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әниемә күңел авазы

Кемгә күпме гомер бирелгәне берәүгә дә мәгълүм түгел. Тәкъдиргә язылганны, кеше булып, кешечә яшәү кирәк. Аллаһ Тәгалә ризалыгы белән иманлы булып, күңелен сәламәт кылган, телен тугры сүзле кылган, хак сүзне тыңлаучы, күзен күңел күзе белән караучы иткән кеше уңышка ирешә. Безнең дөнья, хезмәт урыны – Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, башкаларга ярдәм итеп, ахирәт савабы җыя торган иген кыры. Бу төшенчәләрне күптән аңлаган, тормышын Аллаһ ризалыгы өчен ниятләгән кадерле әниебез НӘКЫЯ ГЫЙБАДУЛЛА кызы ГЫЙБАДУЛЛИНА турында сөйлисе килә.

Әнинең балачагы, үсмер чагы авыр вакытларга туры килә. Әни-әтисе дөнья куйгач, 3 бала ятим кала. 14 яшьлек әниебез ике кече энесен тәрбияләп үстерә. Авыр сугыш елларында рухи яктан көчле, 15 яшьлек кыз бала авылда агитатор була, тракторчылар курсын тәмамлап, хуҗалыкта статист хезмәтен башкара. Актив тормыш алып бара. Сугыш вакытлары, күмәкләштерелгән чорлар әле бүгенгедәй  әни хәтерендә.
Шуңа да инде әниебез тормыш тәмен белеп, һәр туган көнгә шөкер итеп яши дә инде.
Кадерле әтиебез белән алар матур, көнләшерлек итеп, күп гаиләләргә, балаларга, 
оныкларга үрнәк булып, 65 ел гомер диңгезен бергә кичтеләр.
Кешеләр турында начар уйламаска, ялганнан сакланырга, кешеләрне ихтирам итәргә, кеше гаебен тикшермәскә, көнләшмәскә – бу сыйфатлар безгә, балаларга, оныкларга, әти-әни тәрбиясеннән килде.
Аллаһ ризалыгы белән 
әниебез күп еллар дин юлында. Аның ак әби булуыннан, чиста күңеленнән, горурланып, тынычлык табабыз.
Тынгысыз йөрәкле безнең әни, сөбханаллаһ. РТС 
бистәсендә бик ихтирам итәләр аны. Күп еллар ак әби булып, Корьән ашларының түрендә ул.
Әниебез – бик таләпчән кеше. РТС бистәсендә Гамбәрия мәчетенә мөслимәләрне 
укырга өндәү өстендә дә уңышлы эш алып барды. Үзе дә шушы көнгә кадәр мәчет юлында. 92 яшендә әниебез изге Корьән укырга өйрәнде. Әлхәмдулилләһ, көннәрен, төннәрен Корьән, намаз укып үткәрә.
Без, балалар, оныклар, искитмәле бәхетлебез, әниебезнең изге догалары белән яшибез. Моннан да зуррак бәхет буламы икән, иншә Аллаһ. Бик тынгысыз әниебез. Гаиләне, туганнарын туплау – аның тормыш максаты. Әнинең, дәү әнинең төпле киңәшләренә мохтаҗ әле без, балалар, оныклар.
Әниебез саф, чиста күңелле. Без сине зурлыйбыз, әни, синең гадел, намуслы булуыңа эчкерсез сокланабыз.
Кадерле әниебезне чын күңелдән котлыйбыз. Киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле, кадерле әниебезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм бәхетле яшәвен телибез.
Ана йөрәгенә бар да сыя,
Аналарны кайгыга салмыйча яшик.
Рәнҗетмичә нечкә күңелләрен.
Беркем дә бит мәңгелеккә килми,
Саклап яшик ана гомерен.

Балалар, оныклар, кияү-киленнәр исеменнән 
кызы Рушания.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев