Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җомга мөбарәк булсын: Динне башлап өйрәнүчеләргә дога кылу мисалы

Әй, Раббым, Аллам! Син – галәмнәр Раббысы. Барлык мактауларыбыз Сиңа ! Син гафу итүче! Син – мәрхәмәт, шәфкать, рәхимлек, миһербанлыкның Үзе.

Аллаһым! Шушы көнгә хәтле миңа, туганнарыма, халкыма, барлык мөселманнарга биргән бәрәкәтең, киң ризыгың, чиксез нигъмәтләрең, саулык, белем, югары дәрәжәләр биргәнең, тынычлыкта, матур табигатьтә яшәткәнең өчен Сиңа чиксез шөкер итәбез. Шушы биргән бәрәкәтләреңнән киләчәктә дә безне аерма !

Минем, әти-әниемнең, туганнарымның белеп һәм белмичә, яшерен эшләгән гөнаһларыбызны, зинһар, гафу ит! Мәрхүм булган мөэмин ата-бабаларымның, нәсел - нәсәбәмнең, халкымның һәм бөтен мөселманнарның гөнаһларын гафу әйлә.

Раббым! Аллаһы Тәгаләм! Минем һәм ата-анамның, туганнарымның күңелләренә, йөрәкләребезгә иман нуры сал, иманнарыбызны нык кыл, безне туры юлыңнан алып бар, көферлеккә төшөрмә!
Миңа һәм туганнарыма, милләттәшләремә файдалы гыйлем, камил акыл, ачык айнык зиһен, күркәм холык, югары әдәп-әхлак бир! Юлларыбызны ачык кыл! Укуларыбызда, эшләребездә җиңеллек һәм ҙур уңышлар насыйп ит! Ниятләгән изге гамәлләребезне башкарып чыгарга ярдәм ит! Тазалык бир! Җир белән күк арасында булган барлык бәлә-казалардан, җир йөзендәге хәвеф-хәтәрдән, шайтанның ачык һәм яшерен вәсвәсәсеннән, зәхмәт кагылудан, явыз кешеләрнең яманлыкларынан, начар юлдашлардан, сихердән, күз тиюдән безне Үзең сакла, Үзең якла! Безне хәерчелектән, ачлыктан, хаталардан, гөнаһтан, ялкаулыктан, ялгызлыктан, бөлгенлектән, ваемсызлыктан, кыен хәлләрдән, төрмәдән, ут-су афәтеннән, яман эшләрдән, бурычка батудан, гафил булудан, наданлыктан, зинһар, Үзең сакла! Аллакаем! Раббым! Миңа, ата-анама һәм туганнарыма хәерле, бәрәкәтле, бәхетле озын гүмер, бәхетле картлык насыйп ит! Безне авыр сынаулар белән сынама, тәүбәләребезне кабул кыл. Җиде саныбыз төгәл булсын, тән һәм рухи гариплектән сакла! Безгә ахирәткә күчкән чакта 

җиңел үлем бир.
Соңгы тәһарәтне дә үзебез алырга язсын. Бу донъяда эшләгән барлык изгелекләребез, Аллакаем, Синең ризалыгың өчен булса икән
Раббым! Безнең иманнарыбызны, йортларыбызны, бала - чагаларыбызны, мал-туарларыбызны, мөлкәтебезне, дөньяларыбызны янгыннан, ут-судан, җил- давылдан, ерткыч хайваннардан, кош-бөҗәкләр зарарыннан һәм төрле авырулардан, афәтләрдән Үзең сакла, Үзең якла! Син – яклаучы, саклаучы, шуңа да без Сиңа гына сыенабыз. 
Әй, Аллам! Безгә бәхетле, иманлы, бәрәкәтле озын гомер бир. Хәләл ризыкларыңны киләчәктә дә безгә киң кыл, ныклы иманыңнан, бәрәкәтеңнән аерма. Йөрәкләребезне таза, саф кыл. Хәләл байлык бир, хәрәмнән ерак кыл. Безгә тазалык- саулык, бәхет, ике дөнъя рәхәте бир.

Әй, Раббым! Безнең үзебезне, балаларыбызны һәм нәсел-нәсәпләребезне намаз кылучылардан, мөэмин мөселманнардан ит. Без һәм бездән соң киләчәк буыныбыз иманлы, тәртипле, тәүфыйклы булсын. Кыз һәм ир балаларыбызга иманлы, акыллы, тәүфыйклы тормыш иптәшләре насыйп ит!

Безгә бу дөньяда ислам динендә яшәп, мөсөлман булып, бакыйлыкка җиңел күчәргә насыйп ит.

Соңгы сүзебез «Лә Илаһә иллаллаһ» булса икән. Йә, Аллам! Кабердәге сорауларыбызны җиңел ал, кабер газабыннан сакла, аны киң һәм якты кыл. Безне тәмуг утыннан ерак кыл. Каберләребезгә фәрештәләр уң ягыбыздан килеп, гәмәл дәфтәрләребезне уң кулыбызга тапшырса икән. Фирдәүси җәннәт насыйп ит! Әй, Раббым! Кыямәт көнендә дә Сират күпереннән очып кына чыксак иде. Оҗмах капкаларын үз кулларыбыз белән ачып керергә насыйп ит. 
Амин. Аллаһы Тәгалә изге догаларыбызны кабул кылсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев