Актаныш

“Пар күгәрчен” Такталачыкка очты

19 ноябрь  көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә райондагы демографик хәлнең торышы, авыр гаиләләр белән эшкә анализ ясауга багышланган 25 форма киңәшмәнең  октябрь  ае нәтиҗәләренә багышланганы узды. Аны район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды. 

19 ноябрь  көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә райондагы демографик хәлнең торышы, авыр гаиләләр белән эшкә анализ ясауга багышланган 25 форма киңәшмәнең  октябрь  ае нәтиҗәләренә багышланганы узды. Аны район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды. 
Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова иң элек райондагы демографик ситуация белән таныштырды.  
Узган елның октябрь ае нәтиҗәләре белән чагыштырганда, туучылар һәм үлүчеләр буенча хәлләр аз гына булса да уңай якка үзгәргән.   Октябрь аенда 22 бала туган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 5 кә артык. Ай эчендә 29 кеше бакыйлыкка күчкән, узган ел белән чагыштырганда 1 гә ким. Язылучылар да никтер узган елның шул чоры белән чагыштырганда, кимегән. Октябрь аенда нибары 4 пар гына гаилә корган. Шунысы куандыра, аерылышучылар саны да кимеп, октябрьдә 3 не генә тәшкил иткән. Узган ел гаиләләрен таркатучылар саны бу вакытта 8 булган. 
Үлем структурасына күз салсак, беренче урында йөрәк-кан тамыры авыруларыннан вафат булучылар. Икенче урында яман шеш авырулары, өченче урында тышкы сәбәпләр тора. Октябрь  аенда дүрт эш яшендәге кеше вафат булган. Бер кеше үз-үзенә кул салган. 45 яшьлек, типсә тимер өзәрдәй ир-егетнең үз гомерен шул рәвешле чикләвен аңлап та, аклап та булмый. Мөгаен, спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы аны шушы чиккә җиткергәндер. Гаиләсе булмау да, бәлки үзен сиздергәндер. Чөнки кеше үзен гаиләдә кирәкле итеп хис итә, якыннарының җылысын тою яшәргә көч өсти. Эш яшендәгеләрнең үлем сәбәпләренә анализ ясаган вакытта бу хакта  район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев тә әйтеп үтте.  Ел башыннан исә үз гомерләренә кул салучылар саны 14кә җиткән.
Авыр гаиләләр белән алып барылган эшчәнлек, участок инспекторларының гражданнар белән эше хакында тулырак газетабызның алдагы санында таныша аласыз. 
Октярь ае нәтиҗәләре буенча “Пар күгәрчен” сыны Такталачык җирлегенә “очты”.
 

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: