Перчатка, битлек киюдән баш тарткан һәм полициягә буйсынмаган кешене кулга алганнар
Суд Әлмәттә яшәүче 30 яшьлек кешене өч тәүлек арестка хөкем иткән.
(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Полицейскийларга буйсынмаган һәм битлек, перчаткалар киеп йөрүдән баш тарткан өчен Татарстан кешесе кулга алынган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Әлмәттә полицейскийлар җәмәгать урынында саклагыч битлексез булган 30 яшьлек ирне туктаткан. Полицейскийлар ир-атка патруль автомобиленә узарга тәкъдим итә. Тик ул, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, тәртип сакчыларына буйсынудан баш тарткан.
Суд хокук бозучыны өч тәүлеккә кулга алуга хөкем иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев