Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Песиләр турында кызыклы фактлар

Кызыклы фактлар

Песинең йөрәге минутына 140 тапкыр тибә. Кешенеке якынча – 75 тапкыр.

Мыеклар ярдәмендә песиләр тирә-юньгә яраклаша.

Песи конфет яратмый, чөнки баллы тәмне тоя алмый.

Песиләр ерактагы әйберләрне әйбәт күрә, ә менә якындагыларнын күреп җиткерми.

Песи балаларының сөт тешләре була.

Песи тирли белми.

Куркыныч янаганда песи сәгатенә 48 чакрым тизлектә йөгерә ала.

Песинең борының рәсеме кабатланмый.

Стаббс атамалы мәче Аляска штатында урнашкан Талкитна шәһәрендә 15 ел буе мэр булган.

Җир тертәү куркынычы вакытында песи бинадан чыгып китәргә ашыга.

Әлеге җәнлек 30 млн. ел элек тә җир шарында яшәгән.

Өй песие 57 градуста да исән кала ала.

Мәче колагын 180 градуска бора ала.

Мәченең 12 пар мыегы бар.

Яшь белән песинең күз төсе үзгәрергә мөмкин.

Алгы тәпиләрендә аларның биш бармак, ә арткыларда 4 бармак урнашкан.

95% кеше песиләре белән сөйләшә.

Песи күзләре караңгыда да күрә.

Якынча алар 6 ел яшиләр, иң олы мәче 39 яшен тутырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев