Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш биргәндә һәр фикернең мөһим булуын әйтте

Илнең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча төп тавыш бирү көне алдыннан Президент россиялеләргә мөрәҗәгать итте.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр ил халкы тарафыннан хупланганда гына үз көченә керә ала, шуңа күрә һәр гражданның плебисцитта катнашуы зур әһәмияткә ия. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин ватандашларына мөрәҗәгатендә белдерде.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, тавыш бирү Конституциядә чагылдыру тәкъдим ителә торган хокукый формулировкалар өчен генә бармый. «Без заманча мәгариф һәм сәламәтлек саклау, гражданнарның ышанычлы социаль яклавы, нәтиҗәле хакимият, җәмгыять алдында хисап тоткан илдә яшәргә теләвебез өчен тавыш бирәбез. Без шуның өчен эшли торган һәм балаларыбызга, оныкларыбызга калдырырга теләгән ил өчен тавыш бирәбез», — диде Путин.

Россия Президенты сүзләренә караганда, кабул ителгән очракта, төзәтмәләр илнең Төп законында гражданнар өчен төп кыйммәтләрнең булуын беркетәчәк. Бу — хезмәт кешеләренә һәм өлкән буын вәкилләренә хөрмәт, балалар турында кайгырту, аларны әхлакый һәм рухи тәрбияләү. «Төп законга төзәтмәләр — сезнең ярдәм булганда — бу кыйммәтләрне һәм принципларны һичшиксез югары конституция гарантияләре буларак беркетә», — ди ул.

Шул ук вакытта Путин төзәтмәләр илнең тотрыклы үсешенә, кешеләрнең иминлегенә һәм мул тормышына кагыла, дип өстәде. Алар Россия суверенитетын саклап калуга, тарихка, мәдәнияткә, туган телгә һәм аның халкының гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

«Янә үз позициямне белдерәм, ул төгәл, үзгәрешсез һәм катгый: Конституциянең яңартылган тексты, барлык тәкъдим ителгән төзәтмәләр сезнең хуплавыгыз һәм ярдәмегез белән генә үз көченә керәчәк», — дип нәтиҗә ясады дәүләт башлыгы.

Чәршәмбе көнне, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча төп тавыш бирү көне узачак.

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев