Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Районда Әтиләр советы нәтиҗәле эшли (ВИДЕО)

Соңгы елларда гаиләдә ир кешенең роле кимеде дип лаф орабыз. Моның сәбәпләре бик еракта, тирәндә ята. Элеккеге буын әниләре балаларын әтиең ни әйтер, әтиеңә әйтәм, дигән сүзләр белән тәрбияләгән. Балалар әтиләреннән шөлләп торган. Шуның өчен дә тәртип бозулар сирәк булган. Хәзер күпчелек гаиләләрдә барлык авырлык хатын-кыз җилкәсенә төшә. Гаиләне тәэмин...

Соңгы елларда гаиләдә ир кешенең роле кимеде дип лаф орабыз. Моның сәбәпләре бик еракта, тирәндә ята. Элеккеге буын әниләре балаларын әтиең ни әйтер, әтиеңә әйтәм, дигән сүзләр белән тәрбияләгән. Балалар әтиләреннән шөлләп торган. Шуның өчен дә тәртип бозулар сирәк булган. Хәзер күпчелек гаиләләрдә барлык авырлык хатын-кыз җилкәсенә төшә. Гаиләне тәэмин итү, балаларны тәрбияләшүдә әтиләр катнашмый диярлек. Үзе дә эшсез, хатыны җилкәсендә яткан әти кеше ничек итеп баласына шелтә белдерә, аны ачулана алсын?!
Бераз булса да әтиләрнең гаиләдә тоткан урынын кайтару, аларның балалар тәрбияләүдә катнашуын булдыру максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән барлык мәктәпләрдә дә әтиләр советы оешты. Чөнки һәр авылда, һәр җирлектә үрнәк, эшчән, гаиләсен кайгыртучы әтиләр бар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

{mpremote}https://youtu.be/EQajgffzGDs{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X